Сайтта эзләргә

 

Ватаныбыз тарихында изге, героик һәм шул ук вакытта фаҗигале дә чор бар. Ул 1941 елның 22 июнендә башлана. Безнең сайтыбыз Бөек Ватан сугышы тарихына, Татарстан Республикасы Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан сугышта катнашкан, сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган, сугышның ачысын үз җилкәсендә татыган әби-бабаларыбызның истәлегенә  багышлана.

 

Гитлер Германиясе белән сугыш елларындагы кебек авыр сынаулар илебез өстенә беркайчан да килмәгәндер, мөгаен. Ул сугышны Бөек Ватан сугышы дип юкка гына атамыйлар. Ватаныбызны коллыктан коткару, аның бәйсезлеген, җиренең бөтенлеген саклап калу, халкыбызның киләчәк язмышын кайгырту төп бурычларның берсенә әверелә.

Совет халкы һәм аның гаскәрләре явыз дошманны туктатты, фашизмның юлын кисте. Фашистлар блогының 607 дивизияле төп көчләре — совет-герман фронтында тар-мар ителде, вермахтның гомуми югалтуларының 80 проценты биредә булды.

Бу сугыш миллионнар язмышын изеп узды. Башында коммунистлар партиясе торган тоталитар режим да үз ролен уйнады, еш кына кискен чаралар кулланып булса да илне, халыкны дошманга каршы көрәшкә туплады.

Бу сугышта җиңү гаять киеренке хезмәт таләп итте, исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә килде. Дүрт ел эчендә 28 миллион кеше, шул исәптән 8,6 миллион гаскәри ватандашларыбыз һәлак булды. Фронтта 700 меңгә якын якташыбыз сугышты, аларның яртысына якыны көрәш кырында ятып калды. Ә бу исә республикабыздагы сугышка кадәр яшәгән халыкның 11,5 процентын тәшкил итә.

 
Hosted by uCoz