Сайтта эзләргә

Курск дугасында сугыш

1943 елның җәенә, икенче фронтның булмавыннан файдаланып, Көнчыгыш фротта Германия командованиесе узган елдагыга караганда да күбрәк көч – 196 дивизия туплый. Совет гаскәрләрендәге Т-34 һәм КВ танкларыннан калышмаган яңа «Тигр» һәм «Пантера» танкларының Орел һәм Курск тирәсендә Кызыл Армия фронтын өзүгә һәм яңадан Мәскәү юнәлешендә һөҗүм ясауга булышлыгына исәп тотыла. 

1943 елның июле башында Орел-Курск юнәлешендә СССР һәм Германия көчләре чагыштырмасы

Көчләр һәм кораллар

Совет гаскәрләре

Германия һәм аның союзниклары

Кешеләр (мең)

1336

900 чамасы

Танклар һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары

3444

2733

Туплар һәм минометлар

19100

10000 чамасы

Самолетлар саны

2172

2050 чамасы

 Ләкин Германия командованиесе өчен көчләр һәм кораллар буенча өстенлеккә ирешү, көтелмәгән һөҗүм факторын файдалану мөмкин булмый.

Совет командованиесенә үзенә каршы әзерләнүче һөҗүм планнары мәгълүм була. Ставка дошманны актив оборона белән хәлсезләндерү һәм контрһөҗүмгә күчү турында карар кабул итә.

Немецларның һөҗүме 1943 елның 5 июлендә төнге сәгать өчтә башлана. Өч атна дәвамында барган сугышларда дошман гаскәрләре зур югалтулар кичерәләр һәм Кызыл Армиянең оборона позицияләрен өзә алмыйлар.

Бу көннәрдә Прохоровка авылы тирәсендә (Белгородтан 30 чакрым төньяк-көнбатыштарак) Икенче бөтендөнья сугышындагы иң зур һәм дәһшәтле танклар сугышы була. Фюрерның шәхси боерыгы белән сугышка кертелгән «Рейх» һәм «Адольф Гитлер» СС танк дивизияләренә каршы совет командованиесе генерал П.А.Ротмистров (1901 — 1982) җитәкчелегендәге 5 нче гвардия танк армиясен җибәрә. Сугыш кырында 1200 танк бәрелешә. Совет гаскәрләре – 500 хәрби машина (составның 60 проценты), немецлар 400 танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмасын югалталар, ләкин фашистлар һөҗүме туктатыла. 17 — 19 июльдә вермахт гаскәрләре оборонага күчәләр, бераздан чигенә башлыйлар.

Кызыл Армия Орел һәм Белгород шәһәрләрен азат итә. Вермахтның хәлсезләндерелгән көчләре аның кысрыклавына каршы тора алмыйлар. Басып алучыларны Харьковтан куып чыгарганнан соң, Кызыл Армия көнбатышка юнәлә. Гитлерның аның һөҗүмен Днепр буенда туктату планы тормышка ашмый.

Совет гаскәрләре, 1943 елның сентябрендә Днепрның уң ярында плацдармнар яулап, 1943 елның ноябрендә Киевны алалар. Тагын да элегрәк Новороссийск һәм Таман ярымутравы азат ителә. Смоленскины алганнан соң, Кызыл Армия Белоруссия чикләре буена чыга.

Совет гаскәрләренең 1943 елның җәендәге һәм көзендәге уңышлары сугышта тамырдан борылышның төгәлләнүен күрсәтә. Беренче мәртәбә Кызыл Армия кышын түгел, ә җәйге һәм көзге айларда, дошман өчен хәвефле кырыс рус кышы шартларына исәп тотмыйча һөҗүм итә. Элеккеге чорлардан аермалы буларак, немец гаскәрләре оборонада да зур югалтулар кичерәләр.

Әлеге уңышлар башлыча Кызыл Армиянең бу вакытка сугыш хәрәкәтләре алып бару тәҗрибәсе туплавы һәм заманча сугыш күнекмәләренә ия полководецлар үсеп чыгу белән бәйле була.

И.В.Сталинның армиянең командирлар составына карата мөнәсәбәте үзгәрә. Югары Башкомандующий әзерләнүче барлык операцияләрне дә даими рәвештә үз контролендә тота, әмма еш кына Кызыл Армия җитәкчеләренә ышанмавын белдерә, репрессияләр елларында алгы планга чыккан интриганнар һәм карьеристлар сүзләренә артык ышана. Зур уңышсызлыклар һәм авыр югалтулар нәтиҗәсендә генә, И.В.Сталин профессионалларның фикерләренә зур ихтирам белән карый башлый.

 
 
Hosted by uCoz