Сайтта эзләргә

Сталинград өчен сугыш һәм аның тарихи әһәмияте

1942 елның 2 сентябрендә генерал Ф.Паулюсның 6 нчы армиясе Сталинград янына килеп җитә. Аңа генераллар В.И.Чуйков (1900-1982) һәм М. С.Шумилов (1895-1975) җитәкчелегендәге 62 нче һәм 64 нче армияләр каршы тора.

Сталинград өчен барган сугышларда Кызыл Армия 600 меңнән артык кешесен (үлүчеләр һәм яралылар), немецлар 700 меңләп кеше югалталар. Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда аның 500 мең кешелек халкыннан (100 меңләп кеше эвакуацияләнергә өлгерә) 30 мең чамасы кеше, шәһәрнең үзәк өлешендә исә нибары 7 кеше исән кала. 1942 елда булдырылган «Сталинград оборонасы өчен» медале белән 700 меңнән артык кеше бүләкләнә.

1942 елның октябрендә, Төп Кавказ сыртына чыккан, Моздок, Майкоп һәм Грозный шәһәрләрен кулга төшергән немец гаскәрләре оборонага күчәргә мәҗбүр булалар: барлык өстәмә көчләр һәм танк дивизияләренең зур өлеше Сталинградны штурмлау өчен җибәрелә. Ләкин 1942 елның ноябре уртасында Германия гаскәрләренең һөҗүмгә күчү сәләте тәмам бетә. Армияләрнең элеккеге «Көньяк» төркеме икегә — «А» һәм «Б» төркемнәренә бүленә, алар 2300 чакырым озынлыктагы фронт буйлап урнашалар. Бу фронтның күп кенә өлешләрендә сугышу сәләте түбән булган румын һәм итальян гаскәрләре оборона тота.

Килеп туган хәлне совет командованиесе оста файдалана. 1942 елның сентябрендә Югары Башкомандующий урынбасары Г.К. Жуков һәм Генштаб башлыгы А.М.Василевский (1895-1977) немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү планын эшли башлыйлар. Ул «Уран» дип атала. Операция яшерен рәвештә әзерләнә. Аны гамәлгә ашыру өчен өч яңа фронт –  Көньяк-Көнбатыш (командующие – Н.Ф.Ватутин, 1901- 1944), Дон (командующие — К.К.Рокосовский, 1896— 1968) һәм Сталинград (командующие – А.И.Еременко, 1892—1970) фронтлары оештырыла. 1942 елның 19 һәм 20 ноябрендә совет гаскәрләре Сталинградтан төньяк-көнбатыш һәм көньяк тарафларда һөҗүмгә күчәләр, бу исә немец командованиесе өчен көтелмәгән хәл була.

 1942 елның ноябрендә Сталинград юнәлешендә көчләр чагыштырмасы 

Көчләр һәм кораллар

Кызыл Армия

Германия һәм аның союзниклары

Кешеләр (мең)

1134,8

1011,5

Танклар саны

1560

675

Туплар һәм минометлар

14934

10290

Самолетлар саны

1916

1219

Кызыл Армиянең Сталинград тирәсендәге һөҗүме нәтиҗәсендә немец гаскәрләренең 330 мең кешелек группировкасы чолганышта кала. Вермахт командованиесенең аны коткарырга, һава аша кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә омтылулары уңышсыз тәмамлана.

1943 елның 31 гыйнвар – 2 февралендә немец гаскәрләренең чолганышта калган группировкасы фельдмаршал Ф.Паулюс җитәкчелегендә капитуляцияли. 90 меңнән артык кеше әсирлеккә алына. Сталинград янында барган сугышларда немецлар һәм аларның союзниклары барлыгы 1,5 млн кеше югалталар. Паулюс армиясе капитуляцияләгәннән соң, Германиядә дәүләт матәме игълан ителә.

Яңадан чолганышка эләгүдән сакланып, вермахт гаскәрләре Төньяк Кавказдан Дон тирәсенә һәм Донбасска күченә башлыйлар. Кызыл Армиянең кышкы һөҗүме вакытында Германиянең Көнчыгыш фронттагы көчләренең якынча чиреге тар-мар ителә, кайбер юнәлешләрдә дошман 600 – 700 чакрымга куыла.

Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә.

Сталинград янындагы сугышлар вакытында, бигрәк тә анда вермахт җиңелгәннән соң, Германиянең төп көчләре Көнчыгыш фронтка җибәрелә. Бу исә Англияне вермахт көчләренең Британия утрауларына бәреп керү куркынычыннан коткара, Бөекбританиягә һәм АКШка башка фронтларда активрак хәрәкәт итү мөмкинлеге ачыла.

1942 елның ноябрендә инглизләр Мисырда һөҗүм башлыйлар. Англия-Америка гаскәрләре Алжир һәм Марокко портларына төшерелә. 1943 елның маена герман-итальян гаскәрләре тулысынча Африкадан кысрыклап чыгарыла.

Тын океандагы сугыш хәрәкәтләрендә дә борылыш башлана. 1942 елның июнендә япон флоты Мидуэй утравы янында җиңелә. Бу исә Японияне Тын океанда һөҗүм операцияләрен туктатырга мәҗбүр итә.

Европадагы фашист режимнары җитди кризис чорына аяк басалар. «Сталинград» сүзе совет кешеләренең каршылык күрсәтү һәм каһарманлыгы символына әверелә. Күп кенә илләр сәясәтчеләренең Германиянең сугышта җиңәчәгенә ышанычлары бетә. Италия, Румыния һәм Венгриянең идарәчел даирәләрендә сугыштан чыгу юлларын эзләүче лидерларның позицияләре көчәя. 1943 елның 24 июлендә фашист диктаторы Муссолини хакимияттән читләштерелә. 1943 елның 3 сентябрендә яңа хөкүмәт союзниклар белән солых төзи. Ләкин Италиянең зур өлеше вермахт көчләре тарафыннан басып алынган була.

Сталинград янында җиңелгәннән соң, Германиядә гомуми мобилизация игълан ителә: элек армиягә алынудан вакытлыча калдырылган барлык кешеләр дә фронтка җибәрелә, мәҗбүри хезмәт бурычы кертелә. Германия тарафыннан яуланган һәм аңа союзниклар булган илләрдән азык-төлек һәм чимал алу киң колач җәя.

Мондый сәясәт халыкның оккупация режимына каршылык күрсәтүен көчәйтә. Германия хакимияте завод-фабрика-ларда саботаж очраклары, яуланган илләрдә - Польшада, Франциядә, Чехословакиядә, Норвегиядә. Бельгиядә, Югославиядә һәм Грециядә партизаннар хәрәкәте үсү белән очрашалар.

Якташларыбызның Сталинград сугышындагы батырлыгы турында укырга>>

 

 
Hosted by uCoz