Сайтта эзләргә

Мәскәү янындагы сугыш

1941 елның 30 сентябрендә немец командованиесы Мәскәүне алуны максат иткән «Тайфун» операциясен гамәлгә ашыра башлый.

1941 елның көзендә Мәскәү юнәлешендә СССР һәм Германия көчләре чагыштырмасы 

Көчләр һәм кораллар

Германия

СССР

Пехота (мең кеше)

1800

1250

Танклар саны

1700

990

Самолетлар саны

1390

667

Туплар саны (мең)

14

7,6

 1941 ел октябренең беренче атнасында сан ягыннан өстен немецлар берничә юнәлештә фронтны өзәләр. Ачылган урыннарга танк дивизияләре кертелә. Көнбатыш, Брянск һәм Резерв фронтларының төп көчләре чолганышта калалар (1 млн га якын кеше һәлак була һәм әсирлеккә эләгә).

Катлаулы хәл туа. Германия танклары тизлек белән башкалага якынлашалар. 1941 елның 12 октябрендә Дәүләт Оборона Комитеты (ГКО) Мәскәү тирәсендә һәм шәһәрнең үзендә оборона корылмалары төзү турында карар кабул итә. Моның өчен йөзләрчә мең мәскәүле мобилизацияләнә. 

15 октябрьгә немецлар Мәскәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитә. Шәһәрдә паникага юл куймау өчен, Ставка гадәттән тыш чаралар күрә. Дошман Мәскә үгә бәреп кергән очракта, метро станцияләрен, заводларны һәм күперләрне шартлату күздә тотыла.

1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда хәрби парад була, ул илгә һәм дөньяга Мәскәүлең бөтен сынауларны үтәчәген, армиянең сугышчан рухы сынмавын күрсәтә. Артта калган пехота частьларын алга күчереп, ноябрь уртасында вермахт командова-ниесе һөҗүмне дәвам итә. Шул ук вакытта Югары Башкомандование Ставкасы (СВГК) Мәскәү янына Ерак Көнчыгыштан, Се-бердән һәм Урта Азиядән китерелгән өстәмә көчләрне җибәрә. 65 меңнән артык мәскәүле халык ополчениесе сафларына баса.

Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Алар «Чигенергә урын юк, артта - Мәскәү» лозунгы астында көрәшәләр. Германия дивизияләре Тула, Наро-Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында туктатылалар. Мәскәүне бер селтәнүдә алу омтылышы уңышсыз тәмамлана. Генерал-майор И.В.Панфиловның (1892—1941) дивизиясе, Волоколам юлында вермахтның сан ягыннан өстен көчләренең һөҗүмнәрен кире кайтарып, зур батырлыклар күрсәтә.

1941 елның 5 декабрендә яңа көчләр белән тулыландырылган Кызыл Армия, дошман көтмәгәндә, контрһөҗүмгә күчә. Сан ягыннан өстен булмаса да, ул немец гаскәрләренең фронтын өзә һәм аларны чигенергә мәҗбүр итә.

Контрһөҗүм вакытында Кызыл Армия 371 меңләп кешесен югалта. Ләкин бу корбаннар бушка булмый. 1942 елның 7 гыйнварына немец гаскәрләре Мәскәүдән 100 – 250 чакрымга артка чигенергә мәҗбүр булалар. 

Соңрак Германия генераллары Мәскәү янында җиңелүне рус кышының техника һәм солдатлар өчен һәлакәтле кырыс шартлары белән аңлаталар. Әмма немецларның яшен тизлегендәге сугыш планы өзелүенең һәм вермахтның кышкы шартларда сугышырга мәҗбүр булуының төп сәбәпләре Кызыл Армиянең көчле каршылык күрсәтүеннән һәм СССР җитәкчеләренең илбасарларга каршы тору буенча катгый чаралар күрүеннән гыйбарәт.

Немецларның Мәскәүгә һөҗүменең уңышсыз тәмамлануы Германия армиясенең җиңелмәслеге турындагы мифны чәлпәрәмә китерә. Ул Германия һәм аның союзниклары басып алган территорияләрдә халыкларның азатлык, фашизмга каршы хәрәкәте үсүгә этәрә.

Кызыл Армиянең уңышларында совет солдатларының һәм офицерларының каһарманлыгы аеруча зур роль уйный. Бомбардировщиклар эскадрильясе командиры, капитан Н.Ф.Гастелло һәм аның экипажы — лейтенантлар А.А.Буденюк, Г.Н.Скоробогатый һәм өлкән сержант А.А.Калининның батырлыгы киң таныла. 1941 елның 26 июнендә аларның бомбардировщигын дошман уты сафтан чыгара, ләкин очучылар үлемне әсирлектән өстен күрәләр һәм дөрләп янган самолетны немец танклары өстенә юнәлдерәләр. 1941 елның 7 августында Мәскәү янында барган һава сугышында лейтенант В.В.Талалихин үзенең истребителе белән дошман бомбардировщигын таранлый. Соңыннан аның батырлыгын күп кенә совет очучылары кабатлыйлар.

Һөҗүмнәр вакытында Кызыл Армия сугышчылары, иптәшләрен коткару өчен, еш кына үзләрен корбан итәләр — дошманның ут нокталарын гәүдәләре белән каплыйлар. Мондый батырлыкка барган кызылфлотчылар А.И.Ваганов һәм С.Санин, сержант В.В.Васильковский, кече лейтенантлар А.Е.Халин һәм И.С.Шевляков, рядовойлар А.С.Шешков һәм Я.Н.Падерин, А.М.Матросов һәм башкаларның исемнәре тарихка кереп калды.

 

 
Hosted by uCoz