Сайтта эзләргә

1941 елның 22 июне төнендә Германия һәм аның союзникларының гаскәрләре Төньяк Боз океаныннан Кара диңгезгә кадәр сузылган фронт сызыгы буенча Совет дәүләтенә һөҗүм итәләр. Һөҗүм кинәт ясала. Сугышның беренче сәгатьләрендә үк 1200дән артык совет самолеты аэродромнарда юк ителә.

Сугышның беренче көнендә үк агрессор һөҗүмгә дивизияләренең 70 процентын, туплар һәм минометларының 75, танклар һәм сугышчан самолетларының 90 процентын кертә. Илнең бөтен көнбатыш чиге буенча немецларның коры җир гаскәрләре белән аяусыз сугыш башлана. Искәртмәстән һөҗүмгә дучар булган, тревога белән күтәрелгән беренче эшелон чик заставалары һәм укчы частьлар, хәтта алдан хәзерләнгән позициягә дә урнаша алмыйча, барышлый ук сугышка керәләр.

Германиянең хәрби җитәкчелеге чик буендагы беренче сугышларда ук Кызыл Армияне тар-мар итәргә ниятли. Чик буендагы каршылыкны дошман бер сәгать эчендә бастырырга, заставаларны исә нибары ярты сәгатьтә юк итәргә ниятли. Шул максатларда автоматлар, пулеметлар, минометлар белән коралланган махсус штурм төркемнәре хәзерләнгән була.

Бәреп керү алдыннан комендатура штаблары, заставалар, элемтә узеллары туплардан рәхимсез утка тотыла, алар өстенә бомбалар ява. Аннан соң заставаларга взводтан алып батальонга кадәр пехота һөҗүм итә. Еш кына аларга танклар ярдәм итә. Ләкин чик сакчыларын чигенергә мәҗбүр итү җиңел булмый. Алар үз позицияләрен берничә сәгатьтән бер айга кадәр, хәтта аннан да озаграк тотып торалар.

Элемтә чараларының начар булуы сәбәпле, гаскәрләр белән үзәктән идарә итү системасы кыенлыклар кичерә. Нәтиҗәдә, көнбатыштагы хәрби округларда Кызыл Армия көчләре сан ягыннан агрессор гаскәрләреннән калышмасалар да, дошман танк төркемнәре һөҗүмнәре юнәлешләрендә өстенлеккә ирешә.

Сугыш алдыннан Совет-Германия фронтында көчләр чагыштырмасы.

Көчләр һәм кораллар

СССР

Германия һәм аның союзниклары

Чагыштырма

Кешеләр (млн)

3,0

4,4

1,0:1,4

Туплар һәм минометлар (мең)

39,4

39,0

1,0:1,0

Танклар (мең)

11,0

4,0

2,7:1,0

Самолетлар (мең)

9,1

4,4

2,1:1,0

 «Барбаросса» планы буенча, немец гаскәрләре төп өч юнәлештә һөҗүм итәләр. Армияләрнең «Төньяк» төркеме Балтыйк буе аша Ленинградка чыгуны күздә тота. Тагын да көчлерәк «Үзәк» төркем Минскидан төньяктарак һәм көньяктарак юнәлешләрдә хәрәкәт итә, аның төп максаты –  Мәскәүгә каршы һөҗүм җәелдерү була. Армияләрнең «Көньяк» төркеме Украинада, Киев юнәлешендә һөҗүм итә. Германиянең союзниклары (Румыния Венгрия, Финляндия) гаскәрләренә ярдәмче роль бирелә. Италия СССРга каршы зур көчләр җибәрә.

Сугышның беренче ике атнасында вермахтның танк дивизияләре Белоруссиядә 600 чакрымлык араны үтәләр, тулысынча бу республиканың территориясен басып алалар, Псков тирәсенә юнәләләр, Ленинградка көньяктан куркыныч тудыралар, Көнбатыш Украинаны билиләр.

Кызыл Армиянең Белоруссиядәге көчләренең зур өлеше камалышта кала. Ул 400 меңнән артык кешесен, 5 меңләп танк, 9500 туп, 2 меңләп самолетын югалта.

Украинада совет механикалаштырылган корпуслары контрһөҗүмгә күчәләр. 1941 елның 26 июнендә Луцк тирәсендә танклар сугышы була, анда 2 меңләп танк катнаша. Вермахт Совет контрһөҗүмен кире кайтара, ләкин армияләрнең «Көньяк» төркеменең Киевка таба хәрәкәте акрыная.

Кызыл Армиянең оборона сугышлары

  Кызыл Армиянең күп кенә гарнизоннары һәм частьлары илбасарларга көчле каршылык күрсәтә. Брест крепостеның, гарнизоны бер айдан артык дошманның һөҗүменә каршы тора. Брест крепостен саклаучы якташларыбызның батырлыгы турында укырга>>. Минск тирәсендә камалышта калган гаскәрләр ике атна буе диярлек оборона тоталар. Бик азлар гына камалыштан чыга алалар, ләкин алар «Үзәк» төркеме пехотасының зур өлешен тоткарлыйлар. Аның ярдәменнән башка, вермахтның алга ыргылган танк дивизияләре зур югалтулар кичерә. 1941 елның 13 июленә алар барлык танкларының якынча 50 процентын югалталар. Бу вакытта илнең үзәк өлкәләреннән килгән резервлар Смоленск тирәсендә фронт сызыгын торгызалар. Кызыл Армиянең Елыш, янындагы контрһөҗүме немецларның хәрәкәтен якынча ике айга тоткарлый. Бу исә агрессорга каршы көчләрне мобилизацияләү өчен вакытны оту мөмкинлеге бирә.

1941 елның июль-август айларында армияләрнең «Үзәк» төркеменең танк дивизияләре төньяк һәм көньяк юнәлешләргә җибәрелә. Бу юнәлешләрдә немецларның һөҗүме көчсезләнеп калган була.

Танклар төркеме совет Көньяк-Көнбатыш фронтының Украинаны саклаган гаскәрләре тылына һөҗүм ясый, бу исә Кызыл Армия өчен авыр нәтиҗәләргә китерә. Фронт көчләре составындагы 760 мең кешедән 452 меңе камалышта кала. Нибары 15 мең кеше генә әлеге боҗрадан чыгуга ирешә, башкалар һәлак була һәм әсирлеккә эләгә. Немец гаскәрләре Одесса янына килеп җитәләр, Украинаның эчке өлкәләренә үтәләр, Донбассның металлургия базасын һәм Кырымдагы Кара диңгез флоты базаларын кулга төшерү белән яныйлар.  

Төньяк-Көнбатыш фронтта да немецлар алга баралар. Алар Балтыйк буен басып алалар һәм Ленинградка ыргылалар. Лиепая һәм Таллин гарнизоннарының көчле каршылык күрсәтүе аларның һөҗүмен азга гына тоткарлый. 1941 елның 1 сентябрендә И.В.Сталин Г.К.Жуковны Ленинград фронты командующие итеп билгели. Гадәттән тыш чаралар күрелә. Халык ополчениесе отрядларын оештыру, шәһәр халкын оборона сызыклары төзүгә җәлеп итү, дошманның танк берләшмәләренә каршы зенит туплары куллану немецларның кичекмәстән шәһәргә бәреп керүенә комачаулый. Нәтиҗәдә дошман 900 көнгә сузылган Лнинград блокадасын башлый. Ул өлешчә 1943 елның гыйнварында, тулысынча 1944 елның гыйнварында бетерелә.

СССРда дошманга каршылык күрсәтү өчен көчләрне туплау

 Сугышның беренче көннәрендә мобилизация башлана, армия 5,3 млн кеше белән тулыландырыла. Гаскәрләр белән оператив идарә итү өчен Югары Башкомандование Ставкасы (СВГК) оештырыла. Аның составына И.В.Сталин, В.М.Молотов, С.К.Тимошенко, С.М.Будённый, К.Е.Ворошилов, Б.М.Шапошников, Г.К.Жуков һәм Н.Г.Кузнецов керә. Илнең югары идарә органы Дәүләт Оборона Комитеты. (ГКО) төзелә, аны И.В.Сталин җитәкли. Халык хуҗалыгын үстерүнең мобилизацион планы кабул ителә. Кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерүне кискен арттырудан тыш, илнең көнчыгышында —Уралда, Көнбатыш Себер дә, Казахстанда һәм Урта Азиядә —төп хәрби промышленность базасы булдыру күздә тотыла.

Куелган бурычның тарихта тиңе булмый. 1941 елның икенче яртысында тимер юллар буенча илнең көнчыгышына 12 млн нан артык кеше эвакуацияләнә, 2593 промышленность предприятиесенең җиһазлары күчерелә. Кешеләр землянкалар төзиләр, баракларда, тимер юл вагоннарында, тулай торакларда яшиләр, бер кешегә якынча 2 кв.м торак мәйданы туры килә. Шуңа карамастан, 1941 ел ахырына Чебаксарда, Чиләбедә, Кировта, Түбән Тагилда, Красноярскида, Казанда һәм башка шәһәрләрдә йөзләрчә яңа заводлар эшли башлый. 1942 елның мартына илнең көнчыгыш районнары сугышка кадәр СССРның барлык территориясендә җитештерелгән күләмдә хәрби продукция җитештерәләр. 

Совет авиаконструкторлары С.В.Ильюшин (1894—1977), С.А.Лавочкин (1900-1960), В.М.Пөтляков (1891-1942), А.Н.Туполев (1888-1972) һәм А.С.Яковлев (1906-1989) самолетларның яңа, немец самолетларына каршы торырлык модельләрен эшлиләр. 1941 елның июленнән, тарихка «катюшалар буларак кереп калган, залп белән атучы реактив минометлар җитештерү башлана. Алар беренче тапкыр Смоленск һәм Ельня янындагы сугышларда кулланылалар, дошманны гаять зур югалтуларга дучар итәләр. 1941 ел ахырында гаскәрләр үзйөрешле артиллерия җайланмалары (САУ) белән тулыландырылалар. 

Халык хуҗалыгындагы эшләргә гаять зур илнең барлык хезмәт резервлары җәлеп ителә. Армиягә чакырылган ирләр урынына станоклар янына хатын-кызлар, 14 — 16 яшьлек үсмерләр һәм эшкә яраклы пенсионерлар басалар. Хезмәт мобилизациясе киң колач җәя. 10 млн нан артык кеше яңа оборона сызыклары төзүгә, урман әзерләүгә, тимер-томыр коюга, юлларны төзәтүгә җибәрелә.

1941 елда СССР авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча яртысы җитештерелә торган территориясен югалта. Азык-төлек җитештерү кискен кыскарган шартларда катгый карточкалар системасы кертелә. Беренчел ихтыяҗ продуктларын карточкалар буенча бүләләр, өстәмә продуктлар яхшы хезмәт өчен премия рәвешендә бирелә.

Промышленностьның оборона тармакларында эшләүчеләр өчен гамәлдә булган көнлек норма: 800 г икмәк, айга 1,8 кг ит һәм балык, 0,4 кг май, 1,2 кг ярма һәм макарон. Балалар һем тәрбиядә тотылучылар өчен нормалар ике тапкыр кимрәк була.

Дошман агентурасы, диверсантлар, паникерлар, спекулянтлар, хезмәт дисциплинасын бозучылар һәм фронтта дезертирлар белән көрәшү буенча кырыс чаралар күрелә.

1941 елның 18 августында Ставканың 270 нче номерлы боерыгы чыга, аның буенча дошманга әсирлеккә төшүчеләр Ватанга хыянәт итүчеләр буларак бәяләнәләр, аларга карата үлем җәзасы кертелә, аларның гаилә әгъзалары барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителәләр. Әлеге әмер туганнары әсирлеккә үз ихтыярлары белән эләкмәгән кешеләр өчен фаҗигале нәтиҗәләргә китерә.

Илнең җитәкчелеге булачак җиңүнең төп факторын фронтның һәм тылның бердәмлегендә күрә. Фашистлар режимының СССРның эчке көчсезлегенә исәп тотуы акланмый. Ил халкының күпчелеге «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» лозунгын йөрәге аша кабул итә. Кешеләр фидакарьләрчә эшлиләр, сугыш чоры кыенлыкларына түзәләр, тәртип һәм дисциплинаны саклау өчен кырыс чаралар күрелү зарурлыгын аңлыйлар.

Дошманга каршылык күрсәтүне оештыруда Коммунистлар партиясе һәм комсомол эшчәнлеге зур роль уйный. Партия оешмалары урыннарда җитештерүне һәм кешеләрнең көнкүрешен җайга салуга булышалар. Армиядә һәм флотта сәяси органнар сугышчыларның әхлакый рухын ныгыту, аларның сугышчан әзелек дәрәҗәсен күтәрү буенча эш алып баралар. Сугыш елларында ВКП(б)га кабул итүнең гадиләштерелгән тәртибе хөкем сөрә, сугыш шартларында аның әгъзасы булу башкаларга үрнәк күрсәтү, беренче булып һөҗүмгә күтәрелү бурычын күздә тота. Әсирлеккә эләгү очрагында коммунистларны кичекмәстән ату көткән. Шулай да, хәрәкәттәге армиядә партия сафларына 4 млн лап кеше кергән.

1942 елда СССР хәрби продукциянең төп төрләрен чыгару буенча Европаның барлык ресурсларына диярлек таянган Германияне узып китә.

Ленинградны азык-төлек белән тәэмин итүдә зур кыенлыклар туа. Азык-төлек һәм кирәк-яраклар бердәнбер юлдан — Ладога күле аша узучы Тормыш юлыннан кертелә. Кышын шәһәргә йөкләр боз өстеннән, фашист артиллериясе уты астында килә.

 
 
Hosted by uCoz