Сайтта эзләргә
 

Сугыш башланганчы Кызыл Армия сафында йөз мең чамасы якташларыбыз хезмәт итә. Республикабыз егетләре хезмәт итмәгән бер генә хәрби часть та, гарнизон яисә чик заставасы да булмый. Аларның күбесе сугышның беренче сәгатеннән үк фашист басып алучылары белән йөзгә-йөз очраша.

Брест оборонасында якташлар.

Халык хәтерендә бер немец дивизиясен ай буена тоткарлап торган Брест крепосте сакчыларының батырлыгы мәңге сакланыр. Штурм алдыннан ныгытмалар өстендә ут өермәсе уйный. Бик күп кызыл армиячеләр һәм командирлар һәлак була, яралана. Гарнизон камалышта кала. Ләкин бу хәл исән калган сугышчыларны паникага төшерми, аптырашта калдырмый. Бик тиз генә крепостьны саклау чаралары күрелә. Аны капитан И.Н.Зубачев, полк комиссары Е.М.Фомин һәм безнең якташыбыз — майор П.М.Гаврилов оештыра.

Крепостьта 22 июньнән ай ахырына кадәр сугыш бара. Гарнизон дошман һөҗүмен кире кайтарып кына калмый, үзе дә һөҗүм ясый. Фашистлар командова-ниесе Брест крепостен алу турында Гитлер ставкасына ике мәртәбә хәбәр бирә. Ләкин крепость бирешми, сугыша. Аның сакчыларының рухи, сыгылмас көчен каземат диварындагы: "Үләрбез, ләкин крепостьтан китмәячәкбез", — дигән кыска гына язу бик яхшы тасвирлый.

Крепость оборонасы тарихына Көнчыгыш фортны, Коприн ныгытмасын саклау аеруча истәлекле сәхифә булып кереп кала. Бу эшкә П.М.Гаврилов җитәкчелек итә. Ул үз тирәсенә төрле частьлар һәм подразделениеләрнең исән калган сугышчыларын һәм командирларын туплый һәм куркыныч янаган урыннарга урнаштыра.

Фашистлар кат-кат ультиматум куялар, бирелергә кушалар, тормыш вәгъдә итәләр. Сугыш кирәк-яраклары, су, азык-төлек җитешмәүгә карамастан, аз санлы крепость сакчылары җаннарын да кызганмыйча сугышалар.

Совет сугышчыларының ныклыгыннан һәм чыдамлыгыннан шашынган гитлерчылар валлар өстеннән амбразураларга техник май һәм яна торган катнашма тутырган мичкәләр тәгәрәтәләр, аларга ут төртәләр, самолетлардан күз яше агыза торган бомбалар ташлыйлар. Авыр бомбаларның берсе сугыш кораллары складына эләккәч һәм фортның көнчыгыш өлеше җимерелгәч кенә, немец солдатлары крепостька керә ала. Каты кул сугышлары башлана, ләкин оборона тотучыларның көчләре бетеп килә. Канкойгыч, авыр бәрелештән соң яраланып беткән берничә дистә сугышчы крепостьның җир асты бүлмәләренә кереп кача. Алар арасында майор П.М.Гаврилов та була. 12 июльгә аларның өчесе генә исән кала. Алар 23 июльгә хәтле сугыша. Майор Гаврилов соңгы һөҗүм барышында һушыннан язар алдыннан якынаеп килгән дошманнарга соңгы гранатасын ыргыта...

 1965 елның 8 маенда Брест крепостена крепость-герой дигән мактаулы исем бирелә. Аңа Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла. Аны батырларча саклаучы П.М.Гавриловка һәм А.М.Кижеватовка (вафа-тыннан соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. П.М.Гаврилов 1979 елның 26 январенда вафат була. Сугышчан хөрмәт белән күп меңләгән халык катнашында 30 январьда аны Брест крепостенда җирлиләр. Питрәч районы Күн авылында рәхмәтле якташлары аңа һәйкәл салдылар.

 

 
Hosted by uCoz