Сайтта эзләргә

Якташлар Сталинград сугышында

1942 елның җәендә немецлар, совет—герман фронтының көньяк өлкәсендә зур көчләр туплап, июль уртасында Дон елгасы борылышына чыгалар, Идел буена һәм Кавказга бәреп керү куркынычы тудыралар. 17 июльдә икенче бөтен дөнья сугышының бөек бер вакыйгасы  Сталинград сугышының оборона чоры башлана.

Шул ук елның маенда Көньяк-Көнбатыш фронтка килгән 147 нче укчы дивизия 62 нче армия составына керә. 12 июльдә Сталинград фронты төзелә һәм дивизия Донның зур борылышындагы Суровикино районында сакка баса. Ул үз участогын 7 августка кадәр саклый, ләкин, ярдәмгә килүче булмагач, камалышта кала. 62 нче армия штабыннан әмер алганнан соң гына дивизия сугышчылары төркем-төркем булып камалыштан чыгалар. Аларның батырлыгы лаеклы бәя ала. 4 мең кешене командование хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итә. 27 кеше Советлар Союзы Герое исемен ала.

1942 елның 19 августында өченче сугышчан заданиедан батыр очучы Фәрит Фәтхуллин кайта алмый. Аның даны бөтен Сталинград фронтында тарала. Иптәшләре Фәритне куркусызлыгы һәм сугышчан осталыгы өчен ихтирам итәләр, яраталар. 1941 елның 15 июнендә үк әле немец самолетларына "кагылмаска" дигән әмер булуга карамастан, Луцк шәһәре янында ул СССР дәүләт чиген бозган фашист самолетын бәреп төшерә. Бу хәл бик зур гауга тудыра, капитанга хәрби трибунал яный, әмма ул арада сугыш башлана.

Бу турыда хәбәрне Фәтхуллин Ростов шәһәре янында ишетә. Биредә үк ул иптәшләре белән беренче мәртәбә дошманга каршы сугыша. Ярты сәгать эчендә алар өч "Юнкерс" һәм ике "Фокке-Вульф" — барысы биш самолетны юк итәләр, шәһәргә бер генә дошман самолеты да үтә алмый. 1941 елның 22 ноябрендә Фәтхуллинга һәм аның сугышчан дусларына Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында СССР Югары Советы Президиумы Указы чыга.

1942 елның 5 сентябрендә, юлдан килеп төшүгә, 120 нче укчы дивизия Сталинградтан ун километрлар төньяк-көнбатыштарак Ерзовка районында сугышка керә. Идел ныгытмасы янында сугышларда аның солдатлары искиткеч батырлыклар күрсәтәләр. Пулеметчылар командиры Рәшит Галиев соңгы патронына хәтле үз урынын ташламый. Вафатыннан соң ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Биредә үк, Сталинград янында, бик кызу бәрелеш барганда, куркусыз санинструктор Асия Илмә-това 15 яралы сугышчыны үлемнән коткарып кала һәм "Батырлык өчен" медаленә лаек була.

Чүпрәле районы Югары Каракитан авылы егете элемтәче Г.Габделхаков, Төкәнеш районының элекке колхозчысы Х.Гайнуллин, Куйбышев районында туган Бон-дюг заводы эшчесе санитар Г.Гыйззәтуллин, санинструктор С.Шмелев, лейтенант М.Чикин, Тәмте районында туып үскән Казан егете кече лейтенант П.Евгеньев һәм башка бик күпләр хөкүмәт бүләкләре алалар. Сталинград астындагы оборона сугышларында 120 нче дивизия сугышчылары бер айдан артык дошманның күп санлы көчләрен тоткарлап торалар һәм биш меңгә якын гитлерчыны юк итәләр.

1942 елның 19 ноябрендә Кызыл Армия Сталинград янында зур һөҗүмгә күчә. Ул дошманның 22 дивизиясен камап алып юк итү белән тәмамлана. Әлеге бик зур җиңү Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш башлангычы була, СССР җиреннән дошманны күпләп куып чыгаруга китерә.

Генерал-фельдмаршал Ф.Паулюс армиясен камау һәм тар-мар итү сугышларында 120 нче укчы дивизия үзенең полкларын Паньшино хуторы янында җәелдерә. Боҗра эчендәге немецлар төркемен төньяк һәм көньяк өлешләргә аерырга бурыч алган безнең гаскәрләрнең чөйсыман бәреп керү урыннарында сугышкан ул полклар бик зур роль уйныйлар. 1943 елның 30 январенда, каты сугышлардан соң, дивизия частьлары Сталинград шәһәренең Волхов урамына килеп чыгалар, вокзалны алалар һәм Идел ярында 62 нче армия частьләре белән кушылалар. Сталинград өчен сугышларда уңыш казанган 120 нче укчы дивизия СССР оборона комиссары әмере белән 69 нчы гвардия укчы дивизиясе итеп үзгәртелә.

Аяусыз оборона сугышларында да, дошманны юк итү операцияләрендә дә Сталинград фронты участогында безнең якташыбыз полковник Г.Б.Сафиуллин җитәкчелегендәге 38 нче укчы дивизия бик оста көрәшә. Шушы сугышлар барышында күп кенә немец генераллары әсир ителә, аларның беренчесен Г.Сафиуллин сугышчылары кулга ала. Дивизия сугышчылары дошманның 108 танкын, 22 самолетын, 400 дән артык тубын юк итәләр. Днепрны кичкәндәге батырлыгы өчен гвардия укчы корпусы командиры Г.Б.Сафиуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

 
Hosted by uCoz